Урак өсте. Бодай басуыннан
Хуш исләр hаман аңкып тора.
Башак алдым: очлы кылчыклары
Учымны назлап, чәнчеп тора.
Учларымда шушы башакларның
Кылчык чәнчүләрен мин тойсам,
Игенченең гүя сөялләнгән
Кытыршы кайнар учын кысам!
Яңа икмәк! Ул — көтелгән, тансык кунак,
Йомры битле, алсу йөзле, үзе гади, үзе тыйнак.
Алга килә, үз кадерен белеп кенә,
Кайнарланып, хуш ис бөркеп hәм елмаеп-көлеп кенә!
Табын хозур! Нурландырып аның түрен
Икмәк тора: рәхим итеп, әйдә, үрел, әйдә, үрел!
Шөкер әле: икмәкле без! Икмәк булса, тормыш та мул!
Гөрләп яшә, бәхетле бул!
Дөнья буйлап үттем, авыз иттем
Бик күп халыкларның ашларын.
Туган җирдә үскән икмәктән дә
Тәмлерәк ризык табалмадым.
«Икмәк булса, җыр да булыр», — диеп
Юкка әйтми халык мәкале.
Яшәү ямен чынлап аңлар өчен,
Ярый, җирдә икмәк бар әле!