Гел керәсең карурман эченә,
Гел тыңлыйсың, кызыгып, күкене.
Сокланасың чишмәләр көенә,
Тик ишетмисең минем көемне.
Килче, килче, бәгырькәй, яныма!
Булчы минем гомерлек юлдашым!
Син генә дәва көйгән җаныма!
Син генә бит минем күңел кошым!
Гөлгенәм, Гөлгенәм!
Син бит минем бер генәм!
Күз нурым, җанашым,
Минем назлы кояшым!
Фәрештә түгел син — гади генә
Авыл кызы булсаң да күпләргә,
Мин сөйдем сине, кояш иттем дә
Күтәрдем, чөеп, зәңгәр күкләргә.
Сөям сине! Минем төсле итеп
Сөймәгән хәтта Мәҗнүн Ләйләсен!
Шулай булгач, якты кояш кебек,
Минем өчен янмас идеңме син!
Гөлгенәм, Гөлгенәм!
Син бит минем бер генәм!
Күз нурым, җанашым,
Минем назлы кояшым!
Варианты песни
