Хәерле юл!

Категория: көе һәм сүзләре

«Хәерле юл!» — ул электән килгән теләк.
Юлчыларга бу сүз булган hәрчак терәк.
Без дә сезнең юлыгызга уңыш юллыйк:
Хәерле юл теләп калыйк.
Хәерле юл сәфәр чыккан кешеләргә,
Руль артында хезмәт иткән кардәшләргә,
Биек күктә самолетта очканнарга,
Диңгезләрне кичкәннәргә!

Хәерле юл, хәерле юл тели сезгә ак каеннар!
Хәерле юл, хәерле юл тели сезгә якын дуслар!
Хәерле юл, хәерле юл — hәркемгә дә кирәк бит ул,
Хәерле юл, хәерле юл!

Хәерле юл хезмәткәрләр-эшчеләргә,
Мәктәпләргә аяк баскан балаларга,
Никахланып тормыш корган бар яшьләргә,
Тәпи баскан сабыйларга!
Җиңел түгел тормышкайның зур юллары,
Була алар сикәлтәле, борылмалы.
Шулай да без, hич тә бирешми аларга,
Җитик куйган максатларга!

Хәерле юл, хәерле юл тели сезгә ак каеннар!
Хәерле юл, хәерле юл тели сезгә якын дуслар!
Хәерле юл, хәерле юл — hәркемгә дә кирәк бит ул,
Хәерле юл, хәерле юл!

Голосов пока нет
« »