Чын бәхетне күрә белер өчен,
Бик бәхетсез булып карау кирәк.
Бәхет — сәламәтлек дияр өчен,
Бик куркыныч чирләп карау кирәк.
Тимер-таштан түгел, сөю-наздан
Җылы йомшак оя үрә бел.
Иң бәхетле кеше җирдә — син ул,
Булган бәхетеңне күрә бел.
Шатлык килде диеп бик шатланма,
Башың әйләнмәсен бәхеттән.
Биек менгән чакта онытма син,
Төшәсеңне бер көн тәхеттән…
Тимер-таштан түгел, сөю-наздан
Җылы йомшак оя үрә бел.
Иң бәхетле кеше җирдә — син ул,
Булган бәхетеңне күрә бел.
Кайгы килде диеп бик кайгырма,
Ул үтмәс күк кенә тоела.
Кояш чыгар алдыннан да башта
Җиргә шаулап яңгыр коела.
Тимер-таштан түгел, сөю-наздан
Җылы йомшак оя үрә бел.
Иң бәхетле кеше җирдә — син ул,
Булган бәхетеңне күрә бел.
Иң бәхетле кеше җирдә — син ул,
Булган бәхетеңне күрә бел…
Булган бәхетеңне күрә бел…
