Көтмәгәндә яшен камчылары
Төн карасы ярсып ялтырады.
Сөюләр дә нәкъ яшеннәр кебек
Килә икән йөрәкләрне телеп.
Яндырса да яшен камчылары,
Туңдырса да яңгыр тамчылары,
Курыкмадым һич тә яшеннәрдән,
Туйган идем сөйми яшәүләрдән.
Яшеннәрне дә бит Ходай бирә,
Күкләр күкрәп яңгыр ява җиргә.
Юкка гына килми сөюләр дә,
Ут ялкыннары салып күңелләргә.
Яндырса да яшен камчылары,
Туңдырса да яңгыр тамчылары,
Курыкмадым һич тә яшеннәрдән,
Туйган идем сөйми яшәүләрдән.
Бер мизгелдә яшен юллар сыза,
Безнең гомерләр дә шулай уза.
Сөюләр дә килә тик бер генә,
Яшеннәрдәй яшьнәп сөй генә.
Яндырса да яшен камчылары,
Туңдырса да яңгыр тамчылары,
Курыкмадым һич тә яшеннәрдән,
Туйган идем сөйми яшәүләрдән.
Курыкмадым һич тә яшеннәрдән,
Туйган идем сөйми яшәүләрдән…
Туйган идем сөйми яшәүләрдән…
