Уңган куллар тау актара,
Хәзинәләр таба җирдән,
Аларга бит кырдан алып
Игенчеләр көч-дәрт биргән.
Җирдән көдрәт тирүчеләр —
Игенчеләр, игенчеләр.
Илгә күәт бирүчеләр —
Игенчеләр, игенчеләр.
Бүген күпләр диңгезләрне
Ярып үтә иртә-кичен,
Давылларны җиңәр өчен,
Игенчеләр биргән көчен.
Җирдән көдрәт тирүчеләр —
Игенчеләр, игенчеләр.
Илгә күәт бирүчеләр —
Игенчеләр, игенчеләр.
Ил уллары җиһан айкый,
Йолдызларга бара карап.
Аларга да очар өчен
Игенчеләр куйган (биргән) канат.
Җирдән көдрәт тирүчеләр —
Игенчеләр, игенчеләр.
Илгә күәт бирүчеләр —
Игенчеләр, игенчеләр.
Бу җыр Фәрит Бикбулатов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 02/12/2025 - 22:47
«
»