Әй кыздыра кояш, көзге кояш,
Әйтерсең лә челлә бетмәгән.
Әйтерсең лә көннәр көннәр кыскармаган
Әйтерсең лә җәйләр үтмәгән.
Әй кыздыра кояш, әй елмая …
Ә кайдадыр янәш, якында
Тирәләп бит йөри карлы карлы яңгыр
Тирәләп бит йөри салкыннар.
Син әйтәсең: каннар кайнар әле,
Без яшьләрдән, дисең, ким түгел.
Әй елмая кояш … көзге кояш …
Әй җирдә шул, барыбер, җәй түгел, җәй түгел!
Бу җыр Нәзир Әбдиев репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 03/12/2025 - 00:18
«
»