Синсез җаным кубарыла,
Һич тә толка* тапмыймын.
Җиде көн уртасында да
Тамчы керпек какмыймын.
Яннарымда син булмасаң,
Күз яшем кипмәс кебек,
Хәттә мәхәббәт кояшым,
Нурларын сипмәс кебек.
Язмыш килтермәсен берүк,
Аерылу газапларын,
Ул чакта, җаным-бәгерем,
Каерылыр канатларым!
Яннарымда син булмасаң,
Күз яшем кипмәс кебек,
Хәттә мәхәббәт кояшым,
Нурларын сипмәс кебек.
Очрашып бер серләшсәк тә,
Бар сагышым басыла,
Әйтерсең дә, минем алда,
Күк кабагы ачыла.
Яннарымда син булмасаң,
Күз яшем кипмәс кебек,
Хәттә мәхәббәт кояшым,
Нурларын сипмәс кебек.
*толка (башк.) — күңелгә кәнәгатьлек, рәхәтлек бирер нәрсә; кот, ямь