Мәктәпнең серле юллары
Хыялларга үрләтә.
Барыбызны бер ояда
Күгәрчендәй гөрләтә.
Мәктәп — ул көмеш кыңгырау
Чыңлый йөрәк түрендә.
Укытучы гомер буе
Балкый күңел күгендә.
Мәктәпнең серле юллары
Канат куя йөрәккә.
Укытучы шул юллардан
Адашмаска өйрәтә.
Мәктәп — ул көмеш кыңгырау
Чыңлый гелән түрендә.
Укытучы гомер буе
Балкый күңел күгендә.
Мәктәпнең серле юллары
Әйди күктә яшнәргә.
Укытучы өйрәтә бит
Ничек җирдә яшәргә.
Мәктәп — ул көмеш кыңгырау
Чыңлый йөрәк түрендә.
Укытучы гомер буе
Балкый күңел күгендә.
Бу җыр Флорида Исмәгыйлева репертуарында бар
Добавлено Almaz в СР, 03/12/2025 - 01:09
«
»