Мәктәп юлы

Җирдә, күктә, диңгезләрдә —
Бу дөньяда юллар тулы,
Тик барыннан якынырак,
Кадерлерәк мәктәп юлы.

Үтсәк тә без күпме юллар,
Хәтерләрбез һәр чак аны:
Күңелләрдә, Кош юлындай,
Балкып торыр, мәктәп юлы.

Җир астында, җир өстендә,
Күпме юллар — тасма сымак;
Диңгезләрне ярып үтә,
Йолдызларга илтә сукмак.

Үтсәк тә без күпме юллар,
Хәтерләрбез һәр чак аны:
Күңелләрдә, Кош юлындай,
Балкып торыр, мәктәп юлы.

Һәр көн безгә изге юллар
Әниебез теләп кала.
Әнкәмдәй, саф уйлар белән
Укытучы каршы ала.

Үтсәк тә без күпме юллар,
Хәтерләрбез һәр чак аны:
Күңелләрдә, Кош юлындай,
Балкып торыр, мәктәп юлы.

Җиз кыңгырау чакырганга,
Без дә бүген шушы юлда.
Яңа өмет, хыял белән
Сизелмичә үтәр еллар.

Үтсәк тә без күпме юллар,
Хәтерләрбез һәр чак аны:
Күңелләрдә, Кош юлындай,
Балкып торыр, мәктәп юлы.

Голосов пока нет
« »