Әнкәй, җаным, мең яшә! (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Ихтирам ит әнкәеңне,
Изге, газиз кешеңне.
Әнкәй аяк астында
Оҗмах-җәннәт ишеге.

Өебезнең яме булып,
Әнкәй, җаным, мең яшә!
Изге сүзең, якты йөзең
Иман нуры өләшә!

Әнкәй йөзе кояш булып,
Өйне яктыртып тора.
Әнкәм теләгән теләкләр
Мең бәләдән коткара.

Өебезнең яме булып,
Әнкәй, җаным, мең яшә!
Изге сүзең, якты йөзең
Иман нуры өләшә!

Һәр йорт әнкәйле булсын да,
Дөньялар торсын тыныч.
Безнең өстә әнкәйләргә
Түләп бетмәслек бурыч.

Өебезнең яме булып,
Әнкәй, җаным, мең яшә!
Изге сүзең, якты йөзең
Иман нуры өләшә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »