Син — җырым минем!

Категория: көе сүзләре

Яшьлегемә тиңдәш гөл генәм син,
Өлешемә төшкән көмешем.
Син бит сулышымда,
Якты язмышымда,
Синдә минем йөрәк тибишем.

Синнән башка бәхет эзләмәем,
Бар байлыгым иркәм син генә.
Балкыр йолдызым да,
Сайрар былбылым да,
Гомер юлдашым да син генә.

Ялкын яккан серле карашыңда,
Тойдым иркәм күңелен сафлыгын.
Син моңом да минем,
Син җырым да минем,
Тик син генә бетмәс шатлыгым.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »