Минем әнкәй тәрәзәләр сылый
Суык җилләр үтмәсеннәр, дип.
Яннарына кайтҡан баласына
Суык кышта җылы булсын, дип.
Әнкәй, җаным, шундый сагындым мин,
Сүз белән мыны әйтеп булмый.
Бушамадым бүген, үпкәләмә,
Көн үтте сине уйлый-уйлый.
Минем әнкәй тәрәзәләр сылый,
Ничек сыларга әнкәй белән?
Арыса да әнием ял итми,
Суыклар җиткәнче өлгерә.
Әнкәй, җаным, шундый сагындым мин,
Сүз белән мыны әйтеп булмый.
Бушамадым бүген, үпкәләмә,
Көн үтте сине уйлый-уйлый.
Сылап бетте әнкәй тәрәзләрен,
Гөлен куйды тәрәз төбенә.
Улын көтеп тулган рәсемнәрен
Кысып куя йөрәк түренә.
Әнкәй, җаным, шундый сагындым мин,
Сүз белән мыны әйтеп булмый.
Бушамадым бүген, үпкәләмә,
Көн үтте сине уйлый-уйлый.