Очтың да кердең кочагыма,
Кош булып кундың куңелемә.
Яз булып кердең тормышыма,
Наз бирдең ялгыз йөрәгемә.
Кайлардан син килдең,
Бәхетем син минем,
Кошчыгым, син минем кошчыгым.
Җылытып учымда,
Саклармын куеныңда,
Бәхет кошым-кошчыгым.
Җим салдым, кабат кунсын диеп,
Кунмадың нигә бүген килеп?!
Сагындым мин сине өзелеп,
Кил инде, кошчыгым, җилпенеп.
Кайлардан син килдең,
Бәхетем син минем,
Кошчыгым, син минем кошчыгым.
Җылытып учымда,
Саклармын куеныңда,
Бәхет кошым-кошчыгым.
Очасың күктә канат кагып,
Карыймын мин сиңа сокланып.
Минем дә синең белән бергә
Очасым килә канат ярып.
Кайлардан син килдең,
Бәхетем син минем,
Кошчыгым, син минем кошчыгым.
Җылытып учымда,
Саклармын куеныңда,
Бәхет кошым-кошчыгым.
