Бергә чаклар — иң шәп чаклар,
Рәхәт аралашулар.
Араларга күпер сала
Күрешү-танышулар.
Өметем зур киләчәккә,
Сез булганда яннарымда.
Әйтәм яхшы теләкләрне
Җырларымда.
Гомер — мизгел, үтә-китә,
Кадерен белик әле.
Күтәренке кәефләрдә
Уйнашыйк, көлик әле.
Өметем зур киләчәккә,
Сез булганда яннарымда.
Әйтәм яхшы теләкләрне
Җырларымда.
Истә калсын очрашулар,
Дәвамы булсын тагын.
Бергә уртак шатлыклардан
Башлыйк без тормыш таңын.
Өметем зур киләчәккә,
Сез булганда яннарымда.
Әйтәм яхшы теләкләрне
Җырларымда.
Әйтәм яхшы теләкләрне
Җырларымда…
Җырларымда…
Бу җыр Рената Бәдамшина репертуарында бар
Добавлено tatassr в ПТ, 05/12/2025 - 13:34
«
»
