Бәхетлемен (өченче вариант)

Бәхет сукмаклары туры булмый,
Алар урау, алар бормалы.
Сатып ала торган әйбер түгел,
Минутына кадәр санаулы.
"Бәхетле бул, бәхетле, балам!"-
Әниемнең әйткән сүзләре.
Бу сүзләр бит сихри көчкә ия,
Бу сүзләр бит бәхет үзләре!

Бәхетем син минем сөйгән ярым,
Синең барлыгыңа куанам.
Мин бит тормышымда сиңа таянам
Бәхетем бит — син, ышанам!

Яңа туган көннәр безгә, дуслар,
Бары бәхет кенә китерсен!
Ялгызларны тигез парлы итсен,
Боек күңелләрне күтәрсен!

Бәхетем син минем сөйгән ярым,
Синең барлыгыңа куанам.
Мин бит тормышымда сиңа таянам
Бәхетем бит — син, ышанам!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »