Кәккүк! Кәккүк!
Гомер санаганда
Җырлы язмыш миңа юра әле.
Тавышыңда әле бер зар да юк,
Тавышыңда — сагынулар тәме.
Кәккүк! Кәккүк!
Серләрең чиш миңа.
Кәккүк! Кәккүк!
Сагышлысың нигә?
Кәккүк! Кәккүк!
Өзмә үзәкләрне,
Ярасың бит йөрәкләрне.
Кәккүк! Кәккүк!
Ах, бу дөньяларның
Санаулы шул җырлы ай — көннәре.
Моңнарыңны түгеп өлгермисең,
Өзгелисең телсез дә төннәре.
Кәккүк! Кәккүк!
Серләрең чиш миңа.
Кәккүк! Кәккүк!
Сагышлысың нигә?
Кәккүк! Кәккүк!
Өзмә үзәкләрне,
Ярасың бит йөрәкләрне.
Кәккүк! Кәккүк!
Саный — саный гына
Тарат әле, әйдә, сагышыңны.
Миндә лә бит кәккүк сагышлары
Син яздыңмы миңа язмышларны?
Кәккүк! Кәккүк!
Серләрең чиш миңа.
Кәккүк! Кәккүк!
Сагышлысың нигә?
Кәккүк! Кәккүк!
Өзмә үзәкләрне,
Ярасың бит йөрәкләрне.