Чакыр әле мине биергә

Җилфер-җилфер карлар бии күктә,
Тиер-тимәс кенә бер — беренә.
Җырларыбыз, әйдә, уртаҡ булсын,
Чакыр әле мине биергә!

Кулны кулга без дә тотынаек,
Моңнар гына яусын бу җиргә.
Карлар белән бергә котыраек,
Чакыр әле, чакыр әле мине,
Чакыр әле мине биергә.
Чакыр әле, чакыр әле мине,
Чакыр әле мине биергә.

Бии-бии карлар өерелә,
Иркәләнеп кенә бер — беренә.
Карлар мине алып очмас элек,
Чакыр әле мине биергә.

Кулны кулга без дә тотынаек,
Моңнар гына яусын бу җиргә.
Карлар белән бергә котыраек,
Чакыр әле, чакыр әле мине,
Чакыр әле мине биергә.
Чакыр әле, чакыр әле мине,
Чакыр әле мине биергә.

Бәхетебез, әйдә, уртак булсын,
Сөю генә яусын бу җиргә. / Шатлык кына яусын бу җиргә. /
Карлар белән өерелеп үт тә,
Чакыр әле мине биергә.

Кулны кулга без дә тотынаек,
Моңнар гына яусын бу җиргә.
Карлар белән бергә котыраек,
Чакыр әле, чакыр әле мине,
Чакыр әле мине биергә.
Чакыр әле, чакыр әле мине,
Чакыр әле мине биергә.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 10 (2 голоса)
Бу җыр репертуарында бар
« »