Бер-беребез өчен яралганбыз,
Яралганбыз Җирдә Сөю булып.
Синең барлыгыңны тоюдан да
Йөрәккәем балкый Кояш булып.
Сөю бит ул, дөнья яралганда,
Күктән Җиргә төшерелгән аят.
Син яратсаң, мине бу җирләрдә
Сөю җыры гына итеп ярат.
Бер — беребез өчен яралганбыз,
Күктә кушылган бит җаннарыбыз. / Күктә кавышкан инде җаннарыбыз. /
Бер-бересен тапмый, кай җирләрдә (Бер-бересен тапсын йөрәкләр дә)
Йөри икән мына тәннәребез? (Сөешөп тә туймас мәлләребез.)
Сөю бит ул, дөнья яралганда,
Күктән Җиргә төшерелгән аят.
Син яратсаң, мине бу җирләрдә
Бердән — берең генә итеп ярат.
Бер-беребез өчен яралганбыз,
Мин ышанам һаман очрашуга.
Фатыйхасын Күкләр бирер әле,
Күкләр риза безнең кавышуга.
Сөю бит ул, дөнья яралганда,
Күктән Җиргә төшерелгән аят.
Син яратсаң, мине бу җирләрдә
Бердән — берең генә итеп ярат.