80-нче, 90-нчы елларга

Категория: көе сүзләре

Кинәт искә төште әле
Балачакның мизгелләре —
Яшел чирәм, су буенда
Ялан тәпи йөрүләрем…
Әткәй-әнкәй, әби-бабай,
Авыл тулы дус һәм туган.
Вакыт үткәч, аңладым мин —
Бәхетле чагым булган!

80-нче, 90-нчы елларга,
Иң кадерле, иң бәхетле чакларга
Бер мизгелгә генә кайтырга иде!
Ничек итеп онытасың аларны?!
Иң кадерле, иң бәхетле чакларны!
Бер мизгелгә генә кайтарыр идем…

Кабат искә төште әле
Үсмер чагым мизгелләре —
Ак хыяллар, тәүге сөю,
Янып-көеп йөрүләрем…
Мәктәп юлы, сыйныфташлар,
Зур тормышка тәүге адым —
Иң бәхетле чагым булган,
Вакыт үткәч аңладым!

80-нче, 90-нчы елларга,
Иң кадерле, иң бәхетле чакларга
Бер мизгелгә генә кайтырга иде!
Ничек итеп онытасың аларны?!
Иң кадерле, иң бәхетле чакларны!
Бер мизгелгә генә кайтарыр идем…

Истән чыкмый минем һаман,
Яшьлегемнең эзе калган
Юлларымны урыйм бүген,
Урыйм бүген яңадан!
Гади сүзләр, җылы караш,
Өмет тулы якты таңнар —
Вакыт үткәч аңладым мин
Бәхетле чагым булган!

80-нче, 90-нчы елларга,
Иң кадерле, иң бәхетле чакларга
Бер мизгелгә генә кайтырга иде!
Ничек итеп онытасың аларны?!
Иң кадерле, иң бәхетле чакларны!
Бер мизгелгә генә кайтырга иде…
Бер мизгелгә генә кайтарыр идем…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (2 голоса)
Бу җыр , репертуарында бар
« »