Күңелдә, Мөслим, яшә!

Категория: көе сүзләре

Һәр ел саен сагынып кайтам
Мөслим Сабантуйларын.
Оныта алмыйм Ык-су буйларын,
Тургайлы басуларын.
Соңгысы гына булмасын
Мөслимгә кайтуларым.

Урап дөнья юлларыннан
Кайтам Мөслимнәремә.
Әверелә бу йөрәгем
Сандугач йөрәгенә.
Сайрыйсым килә талпынып
Мөслимнең тирәгендә.

Мөслим күгендә йолдызлар
Сер сөйләп җемелдәшә.
Кайларда гына булсам да,
Күңел Мөслимгә дәшә.
Күкләрең йолдызлы килеш
Күңелдә, Мөслим, яшә!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »