Минем йолдызым (икенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Таң йолдызы юл күрсәт
Син минем иркәмә;
Нурларың белән аны син
Назлап иркәлә!

Аның кайтып килүен
Мин көтеп калам;
Аның өчен чын йөрәктән
Ашкынып янам.

Күпме еллар зарыгып аны
Эзләдем көтеп.
Билгесез рәссемен күңелемдә
Иркәләп йөрттем.

Очраттым аны бер көн,
Очраттым кичен.
Шул дидем гомерлек
Иптәш буласы кешем.

Аның белән яшәү миңа
Җиңел шул чаклы!
Кая бармыйм, эшләрем — уң,
Юлларым— якты.

Тормыш йолдызым итеп
Карыйм мин аңа.
Сүнмәс дәрт белән рухланып
Яшим дөньяда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »