Рәхмәт, җырым

Рәхмәт сиңа, Ходай, күңелләрне
Дәвалардай күпме җырларым бар.
Моңым белән көчем, рухым, җаным
Яши алмый: анда сагыш һәм зар.

Рәхмәт, җырым, йөрәгемнән чыгып,
Әйдә илем минем, халкым, Ватанымны,
Соң сәгатьтә җырлар өчен көч бир,
Тик сындырма иҗат канатымны.

Рәхмәт сиңа, язмыш, якын күргән
Күпме тамашачым булган өчен.
Мин халкыма хезмәт итәм күптән,
Аның белән бул, минем көчем.

Рәхмәт, җырым, йөрәгемнән чыгып,
Әйдә илем минем, халкым, Ватанымны,
Соң сәгатьтә җырлар өчен көч бир,
Тик сындырма иҗат канатымны.

Рәхмәт сиңа, халкым, күтәрдең дә
Канат куйдың күңелемә минем.
Туган телем, синдә җырым тусын,
Без гомергә икәү бергә, димен.

Рәхмәт, җырым, йөрәгемнән чыгып,
Әйдә илем минем, халкым, Ватанымны,
Соң сәгатьтә җырлар өчен көч бир,
Тик сындырма иҗат канатымны.
Соң сәгатьтә җырлар өчен көч бир,
Тик сындырма иҗат канатымны…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »