Авылым урамнары (өченче вариант)

Җырлар җырлап, гармун уйнап,
Без үтик авыл буйлап.
Карап калсын авылдашлар,
Яшьлек җырларын тыңлап.

Эх, авылым урамнары,
Каршында урманнары.
Авылда яши яшьләрнең
Эш сөя торганнары.

Олы юлдан узганнарны
Авылым кала озатып.
Яшь кызлары карап кала
Күңелләрне кузгатып.

Эх, авылым урамнары,
Каршында урманнары.
Авылда яши яшьләрнең
Эш сөя торганнары.

Чәчәк кебек яшьлегебез
Гөрләп үтте авылда.
Шунда узган гомеркәйләр
Сагындыра һаман да.

Эх, авылым урамнары,
Каршында урманнары.
Авылда яши яшьләрнең
Эш белә торганнары.
Эш сөя торганнары…
Эш белә торганнары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »