Көтмәгәндә очраштырды
Язмышым сукмаклары.
Күңелләрне тоташтырды
Мәхәббәт йомгаклары.
Көннәремне язлар иттең,
Сөйгән ярым күз нурым.
Күңелемә сөю бирдең,
Яуладың йөрәк түрен.
Кичләр җитсә, мин сагынып
Чишмә буена төшәм.
Саф суларын учка алып,
Көмеш суларын эчәм.
Көннәремне язлар иттең,
Сөйгән ярым күз нурым.
Күңелемә сөю бирдең,
Яуладың йөрәк түрен.
Безгә карый ай елмаеп,
Йолдызлар күзләр кыса.
Назлы җилләр, бәхет теләп,
Иркәләп безне коча.
Көннәремне язлар иттең,
Сөйгән ярым күз нурым.
Күңелемә сөю бирдең,
Яуладың йөрәк түрен.
Күңелемә сөю бирдең,
Яуладың йөрәк түрен…
Добавлено tatassr в ВС, 07/12/2025 - 17:19
«
»
