Җылы сүз (дүртенче вариант)

Алсу, ак чәчәкле гөлләр
Тәрәзә төпләрендә.
Энҗеләрдәй яшь тамчысы
Сөрмәле күзләремдә.
Энҗеләрдәй яшь тамчысы
Сөрмәле күзләремдә.

Кояшка үрелә гөлләр,
Су сипмәсәң саргая, саргая.
Җылы сүз, назлар җитмәсә,
Күңелләр дә боега,
Сагышларга сарыла, сарыла.

Яле, бер елмайчы, дустым,
Сөрт әле яшьләреңне.
Синең өчен гөлчәчәктә,
Күр әле гөлләремне.
Синең өчен гөлчәчәктә,
Күр әле гөлләремне.

Кояшка үрелә гөлләр,
Су сипмәсәң саргая, саргая.
Җылы сүз, назлар җитмәсә,
Күңелләр дә боега,
Сагышларга сарыла, сарыла.

Бер болганмый су да тонмый,
Борчулар үтәр әле.
Кояш та елмаеп бер
Күңелең күтәрә әле.
Кояш та елмаеп бер
Күңелең күтәрә әле.

Кояшка үрелә гөлләр,
Су сипмәсәң саргая, саргая.
Җылы сүз, назлар җитмәсә,
Күңелләр дә боега,
Сагышларга сарыла, сарыла.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »