Топольләр

Кайттым туган якларыма,
Сезне сагнып, топольләр.
Кирәкми миңа, кирәкми
Сез булмаган ят илләр.
Мине дә сагынган кебек,
Шаулыйсыз, топольләрем.
Күңлем туйганчы тыңладым
Яфраклар лепердәвен.

Айкаласыз, чайкаласыз,
Шаулыйсыз, топольләрем.
Беләсез, күрәсез мәллә
Бөтен дөнья хәлләрен?..
Давыл килсә, топольләрем,
Кире борасыз кебек.
Илне саклап афәтләрдән,
Сакта торасыз кебек.

Голосов пока нет
« »