Үрмәле гөл үргә үскән,
Карадым бер үрелеп.
Үрмәле гөл арасыннан
Калдың шул чак күренеп.
Иртән үтәм турыгыздан,
Кичтән дә үтәм хәзер.
Тагы бер күрмәмме диеп,
Көтәм дә көтәм хәзер.
Кайчан сулар сибәсең соң,
Үрмәле гөлләреңә.
Биш кат сипсәң, ун килергә
Мин әзер көннәренә.
Үрмәле гөлләр, әйтегез,
Ул тагы күренерме,
Ул күренми диеп кенә
Күңел соң сүрелерме?
Бу җыр Фәрит Бикбулатов репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 09/12/2025 - 23:51
«
»