Нигә шулай сагындыра
Нурлы йөзләрең?
Карасаң телдән яздыра
Серле күзләрең.
Җырдай матур «сылуым» дип
Әйткән сүзләрең.
Сине сөйдем мәңгелеккә
Сине сайладым;
Синнән башка береүгә дә
Күңел салмадым.
Гомер буе яратып та
Туя алмамын.
Таңгы нурлар бизәсеннәр
Тормыш юлыңны;
Талгын җилләр җиткерсеннәр
Ихлас җырымды.
Тойсаң иде шул җырымда
Йөрәк җылымны.
Бу җыр Нажия Аллаярова репертуарында бар
Добавлено Almaz в Втр, 09/12/2025 - 23:55
«
»