Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр
Зәңгәр күкне хәтерләтә.
Зәңгәр күкләр, бер карасаң,
Йөрәгемдә ут дөрләтә.
Шул кадәрле, иркәм,
Ник яратам микән?
Зәңгәр күзләр бер елмайса,
Яратмаска мөмкин микән.
Зәңгәр күзләр синдә генә,
Өметләрем, сагышларым.
Яшьлегемне, язмышымны
Зәңгәр күзгә багышладым.
Шул кадәрле, иркәм,
Ник яратам микән?
Зәңгәр күзләр бер елмайса,
Яратмаска мөмкин микән.
Зәңгәр күзләр, зәңгәр күзләр
Зәңгәр күкне хәтерләтә.
Зәңгәр күкләр, бер карасаң,
Йөрәгемдә ут дөрләтә.
Шул кадәрле, иркәм,
Ник яратам микән?
Зәңгәр күзләр бер караса,
Яратмаска мөмкин микән.
Шул кадәрле, иркәм,
Ник яратам микән?
Зәңгәр күзләр бер елмайса,
Яратмаска мөмкин микән.
Яратмаска мөмкин микән…
Яратмаска мөмкин микән…
