Сары сагыш

Категория: көе сүзләре

Сары сагыш, сары сагыш,
Каеннарга тимә ялгыш.
Алар җирнең балкышлары,
Алар җирнең аккошлары.

Сүндермә син балкышларны,
Саргайтма син аккошларны.
Җиңел түгел беркемнең дә
Бу дөньяда язмышлары.

Гөлләргә дә кагылма син,
Иңнәргә дә сарылма син.
Кит еракка, чит җирләргә
Тимә, тимә күңелләргә.

Сүндермә син балкышларны,
Саргайтма син аккошларны.
Җиңел түгел беркемнең дә
Бу дөньяда язмышлары.

Сары сагыш, сары сагыш,
Тормыш — давыл, ә без — камыш.
Бәхет, кайгы арасында
Бара көрәш, бара тартыш.

Сүндермә син балкышларны,
Саргайтма син аккошларны.
Җиңел түгел беркемнең дә
Бу дөньяда язмышлары.
Бу дөньяда язмышлары…
Бу дөньяда язмышлары…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 7 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »