Без пар бөркет кебек идек
Тормыш дигән кыяда.
Үпкәләшеп нәрсә оттык
Бу өч көнлек дөньяда?!
Уалмасын, ватылмасын,
Язмыш — бәллүр пыяла.
Без пар бөркет кыяда
Бу өч көнлек дөньяда.
Ялгышулар, саташулар,
Сабактыр ич сиңа да:
Аерылышып, ни җимердек
Бу өч көнлек дөньяда?!
Уалмасын, ватылмасын,
Язмыш — бәллүр пыяла.
Без пар бөркет кыяда
Бу өч көнлек дөньяда.
Ачы сүзләр, кайнар яшьләр,
Ә ярату хыялда.
Саклыйк әле мәхәббәтне
Бу өч көнлек дөньяда.
Уалмасын, ватылмасын,
Язмыш — бәллүр пыяла.
Без пар бөркет кыяда
Бу өч көнлек дөньяда.
Уалмасын, ватылмасын,
Язмыш — бәллүр пыяла.
Без пар бөркет кыяда
Бу өч көнлек дөньяда.
Без пар бөркет кыяда
Бу өч көнлек дөньяда…
Варианты песни
