Иртәнге серенада (икенче вариант)

Кичтән ябылмыйча калган
Клавишалар буйлатып
Нәни песи йөгереп уза
Сиринәне уятып:

«До-ре-мияу, мияу-мияу,
Мин инде күптән уяу!
Фа-соль-ля-си… Сиринә,
Торырга вакыт сиңа!»

Һич тә кузгата алмагач,
Килә дә Сиринәгә
Көйгә кушылып җырлый ул
Иртәнге серенада:

«До-ре-мияу, мияу-мияу,
Мин инде күптән уяу!
Фа-соль-ля-си… Сиринә
Уянырга иренә».

Бик тиз генә сикереп тора
Дәртләнеп Сиринә дә,
Җырлый мияуга кушылып
Иртәнге серенада:

«До-ре-мияу, мияу-мияу,
Мин инде күптән уяу!
Фа-соль-ля-си… Сиринә
Уянырга иренә».

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »