Оныттырмас сине, оныттырмас!

Категория: көе сүзләре

Колагымнан китми һаман бер моң:
Чалт аязда, кышкы буранда.
Мин аз гына моңлы булырмындыр,
Шушы көем чыңлап торганда.

Синең исем, синең хисең белән
Яшьлегемә ул көй килгән.
Тәүдә бәхет, анан әрнү булып,
Йөрәгемә бәреп кергән.

Кайда илтеп, кайда туктатса да
Йомаклардай серле юл-сукмак,
Оныттырмас сине, оныттырмас
Күңелемдәге шушы моң, чыңлап!

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »