Сары сандугач, диде
Кара карлыгач, диде.
Күңелләрең кемдә, кызый,
Йөрәгеңне ач, диде.
Сандугач сары, дидем,
Карлыгач кара, дидем,
Күңелемнең кемдалеген
Күңелемнең кемдалеген
Күземнән кара, дидем.
Сандугач сары, дидем,
Карлыгач кара, дидем,
Күңелемнең кемдалеген
Күңелемнең кемдалеген
Күземнән кара, дидем.
Сары сандугач, диде
Кара карлыгач, диде.
Алай булгач, килимме соң
Кояш баегач, диде.
Сандугач сары, дидем,
Карлыгач кара, дидем,
Килеп җитә алырсыңмы,
Килеп җитә алырсыңмы,
Бик ерак ара, дидем.
Сандугач сары, дидем,
Карлыгач кара, дидем,
Килеп җитә алырсыңмы,
Килеп җитә алырсыңмы,
Бик ерак ара, дидем.
Сандугач сары, дидем,
Карлыгач кара, дидем,
Кояш баегач та килә, / Ерак булса да килермен, /
Ишегеңне ач, диде.
Сандугач сары икән,
Карлыгач кара икән,
Кояш баегач та килә,
Кояш баегач та килә,
Бик якын ара икән.
Сандугач сары икән,
Карлыгач кара икән,
Кояш баегач та килә,
Кояш баегач та килә,
Бик якын ара икән.