Язлар килде, тагын язлар килде,
Кар сулары ага таулардан.
Әллә нигә бу яз башка инде
Шаулап үткән тәүге язлардан.
Сагындыра, һаман уйландыра,
Сагындыра безнең тәүге яз.
Шуңадыр да инде моңландыра,
Әсирлектә йөрәк, анда — наз.
Язларда мин Агыйделгә килдем,
Каршылады ярсу дулкыннар.
Ташкыннардай йөрәк бәргәләнде,
Ялгызлыкта аны кем аңлар?
Сагындыра, һаман уйландыра,
Сагындыра безнең тәүге яз.
Шуңадыр да инде моңландыра,
Әсирлектә йөрәк, анда — наз.
Үткәннәрдән син килерсең кебек;
Хәбәр бирә гүя ташкыннар:
"Назлар тулы моңлы йөрәкләрнең
Бәхетле булырга хакы бар!"
Сагындыра, һаман уйландыра,
Сагындыра безнең тәүге яз.
Шуңадыр да инде моңландыра,
Әсирлектә йөрәк, анда — наз.
