Сау бул, ярым!

Категория: көе һәм сүзләре

Сау бул, ярым,
Мин китәм ерак җирләргә.
Сау бул, ярым,
Кирәкми мине эзләргә.
Сау бул, ярым,
Кирәкми мине көтәргә.
Сау бул, ярым,
Саг(ы)нуымны сөйләрмен назлы җилләргә.
Сау бул, ярым,
Кирәкми мине көтәргә.
Сау бул, ярым,
Саг(ы)нуымны сөйләрмен назлы җилләргә.

Сау бул, ярым,
Ашкынып мине эзләрсең.
Сау бул, ярым,
Табалмыйча үкенерсең.
Сау бул, ярым,
Синдә бар башка кызларың,
Сау бул, ярым,
Сайларсың алардан үзеңә тиң ярың.

Сау бул, җаным,
Мин сине һаман уйлармын.
Сау бул, җаным,
Синең турында язармын.
Сау бул, ярым,
Син калган якка карармын.
Сау бул, ярым,
Ялгызым мин ничек синсез булырмын?
Сау бул, ярым,
Син калган якка карармын.
Сау бул, ярым,
Ялгызым мин ничек синсез булырмын?
Сау бул, ярым!..

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »