Күптән инде, күптән очрашкан юк,
Хәтерлимсез бергә чакларны?
Күңелләрдә йөргән татлы сагыш —
Шул чакларның моңлы ядкәре.
Уртак иде хисләр, айлы кичләр, —
Без кертмәдек анда ятларны.
Күңелләрдә йөргән дуслык хисе —
Шул чакларның моңлы ядкәре.
Бергә откан өмет тулы җырны
Йөрәк инде мең кат ятлады.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә яшьлек ядкәре.
Үткәннәрдән бары шул җыр калды,
Ул җыр безгә яшьлек ядкәре…
/ Разил Вәлиевның бу шигыренә ике композитор тарафыннан ике аерым җыр язылган /
Варианты песни
Бу җыр Чулпан Әхмәтҗанова репертуарында бар
Добавлено tatassr в ВС, 14/12/2025 - 20:11
«
»
