Мин яратам сине (дүртенче вариант)

Категория: көе сүзләре

Сине тәүләп күргән чагымда ук,
Күктән таныш кебек күрендең.
Кыер — кыймас миңа елмайдың да,
Нидер уйлап, шунда сүрелдең.

Өметем дә (язмышым да) көткән бәхетем дә
Шулдыр инде дигән идем мин,
Әнә шулай уйлап, ул чак сине
Бер күрүда сөйгән идем мин.

Кичер мине, һаман сөям сине,
Сиңа булсын йөрәк җырларым.
Һәр чак сине уйлап, сагынып җырлап,
Үтәр, ах(ы)ры, минем елларым.

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »