Назлы язлар күптән үткән,
Җиргә моңсу көзләр җиткән,
Ник очрадың соңлап чибәрең?
Өзелеп көтә йөрәккәем,
Өзгәләнә үзәккәем,
Ник килмисең инде, сөйгәнем?
Өзөлөп көтә йөрәккәйем,
Өзгәләнә үзәккәем,
Ник килмисең инде, сөйгәнем?
Күзкәйләрең шомырт кебек,
Карашларың яратырлык,
Күңелкәең кайда, Гөлгенәм?!
Килмәсәң, үзем килермен,
Яратмасаң, яратырмын,
Син бит минем, минем бер генәм!
Килмәсәң, үзем килермен,
Яратмасаң, яратырмын,
Син бит минем, минем бер генәм!
Ялгыз булып йөрисеңдер,
Барлыгымны белмисеңдер,
Көтәсеңдер сөю килүен?
Төшләремә гел керүче,
“Җаныем!”— дип әндәшүче,
Сөйгән ярым, бел шул — мин ул, мин!
Төшләремә гел керүче,
“Җаныем!”— дип әндәшүче,
Сөйгән ярым, бел шул — мин ул, мин!
Әгәр мине сөйә калсаң,
Гомерлеккә вәгъдә бирсәң,
Әйт, бәгырым, соңгы сүзеңне!
Кулларымда йөретермен,
Һавадан алып бирермен
Син сайлаган якты йолдызны!
Кулларымда йөретермен,
Һавадан алып бирермен
Син сайлаган якты йолдызны!