Әйтелмәгән мәхәббәтем

Сине күреп янып йөредем
Әйтә алмый теләгемне
Әйтә алмаган мәхәббәтем
Яндырды йөрәгемне.
Әйтә алмаган мәхәббәтем
Яндырды йөрәгемне.

Үзем сөям, үзем көям
Үзем качам, күренсәң
Чәчәк булып үсәр идем
Чәчәкләргә үрелсәң.
Чәчәк булып үсәр идем
Чәчәкләргә үрелсәң.

Йә елмаеп, йә моңаеп
Каршыма килсәң иде.
Тормыш юлын берәү булып
Үтәек, дисәң иде.
Тормыш юлын берәү булып
Үтәек, дисәң иде.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »