Кайда бара бу дөнья?…

Кайда бара бу дөнья,
Тәгәри кайда таба?…
Май аенда кар бураны,
Кышын яңгырлар ява.

Син кирәктә дус-туган күп,
Ярата ярларың да.
Кирәк беткәч, танымыйлар,
Бер кем юк яннарыңда.

Кайда бара бу дөнья…
Һич бер ямь юк.
Күңел буш…
Сандугачны тыңлаучы юк,
Карга хәзер моңлы кош.

Син кирәктә дус-туган күп,
Ярата ярларың да.
Кирәк беткәч, танымыйлар,
Бер кем юк яннарыңда.

Кайда бара бу дөнья,
Алдагысы күренми.
Ата — улны, ана — кызны,
Туган — туганны белми!

Син кирәктә дус-туган күп,
Ярата ярларың да.
Кирәк беткәч, танымыйлар,
Бер кем юк яннарыңда.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »