Мин телимен бәхет-шатлык

Категория: көе сүзләре

Без килгәнбез бу дөньяга
Сөю өчен, сөелер өчен.
Без яшибез бу тормышта
Бәхетле булу өчен.

Мин телимен бәхет-шатлык,
Уңай булсын эшегез.
Гомерләр бит бик тиз уза,
Кадерләрен белегез.

Иман нуры йөзегездән
Берүк китә күрмәсен.
Өмет уты дөрләп янсын,
Сүнмәсен, сүрелмәсен.

Мин телимен бәхет-шатлык,
Уңай булсын эшегез.
Гомерләр бит бик тиз уза,
Кадерләрен белегез.

Санаулы йөрәк тибеше,
Без яшибез бер генә.
Серле йомгак безнең гомер,
Сүтелә әкрен генә.

Мин телимен бәхет-шатлык,
Боекмасын күңелләр.
Җаннарыгыз тыныч булсын,
Озын булсын гомерләр.
Җаннарыгыз тыныч булсын,
Озын булсын гомерләр…
Озын булсын гомерләр…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 3 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »