Син — минем ярты язмышым

Син — минем ярты язмышым,
Өлешкә дигән көмеш.
Күпме гомер бар, — без шуны
Бергә үтергә тиеш.

Мин күнәм барсына да:
Яхшыга, яманына,
Көннәрнең чалт аязына
Һәм болытлы чагына.

Куанычың булса, мин дә
Бергәләп куанырмын.
Хәсрәтләр төшсә башыңа,
Иркәләп юатырмын.

Сукранмам, тормыш авыр, дип,
Башым илмәс түбән,
Йөрәктә саф мәхәббәт, ул
Сүнмәс еллар үтүдән.

Тик икебезнең арага
Явыз җилләр өрмәсен,
Һәм ялганлык — юха елан
Безнең өйгә кермәсен.

Икәүебезгә бер язмыш —
Тормыштан дигән өлөш.
Күпме гомер бар, — без шуны
Гадел яшәргә тиеш.

Голосов пока нет
Бу җыр репертуарында бар
« »