Күңелдәге хатлар

Куркытасы килми мәхәббәтне,
Язмыш биргән олы бүләкне.
Җырымда булсаң да, янымда син,
Ярату җылыта йөрәкне.

Беләсеңме: сиңа, сиңа гына минем
Күңелемдә хатлар язганны?
Үзгәртепләр булмый, булмый, икеләнмә,
Язмышларда алдан язганны.

Ашыктырмыйк әле вакытны,
Безнеке айлары, еллары.
Саф сөю көйләрен уйнаганда
Армасын тик күңел кыллары.

Беләсеңме: сиңа, сиңа гына минем
Күңелемдә хатлар язганны?
Үзгәртепләр булмый, булмый, икеләнмә,
Язмышларда алдан язганны.

Яратуга берни киртә түгел,
Уртак булгач безнең уебыз.
Еллар аша моңга тула бара
Күңелләрдә сөю җырыбыз.

Беләсеңме: сиңа, сиңа гына минем
Күңелемдә хатлар язганны?
Үзгәртепләр булмый, булмый, икеләнмә,
Язмышларда алдан язганны.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 4 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »