Төшләремдә сынды балдагым

Категория: көе һәм сүзләре

Сине уйлап үтә төннәрем,
Сине уйлап ата таңнарым.
Айсыз төндә якты нур иде
Кавышканда биргән балдагың.

Төшләремдә сынды балдагым,
Ялгыз калганымны аңладым.
Мәңгелеккә җуйдым бу төндә
Хыялымның татлы ялганын.
Мәңгелеккә җуйдым бу төндә
Хыялымның татлы ялганын.

Җилләр килеп хәбәр бирделәр:
Ярың ятта инде, диделәр.
Сиңа булган изге хисләрем
Чын күңелдән, ихлас иделәр.

Төшләремдә сынды балдагым,
Ялгыз калганымны аңладым.
Мәңгелеккә җуйдым бу төндә
Хыялымның татлы ялганын.
Мәңгелеккә җуйдым бу төндә
Хыялымның татлы ялганын.

Еласаң да хәзер соң инде,
Ходай безгә ике юл бирде.
Юраган төшләрем юш килде,
Арабызга салкын кыш керде.

Төшләремдә сынды балдагым,
Ялгыз калганымны аңладым.
Мәңгелеккә җуйдым бу төндә
Хыялымның татлы ялганын.
Мәңгелеккә җуйдым бу төндә
Хыялымның татлы ялганын…
Хыялымның татлы ялганын…
Хыялымның татлы ялганын…

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 6 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »