Ычкындырма мине кулларыңнан,
Бирә күрмә берүк ятларга.
Безнең язмышларга язылган бит
Бер сукмактан икәү атларга.
Ычкындырма мине берүк, иркәм,
Булыйм әле һәрчак яныңда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда.
Ычкындырма мине кулларыңнан,
Булыйм әле һәрчак яныңда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда.
Гомер буе шулай калсак иде:
Бер-беребезгә тугры ике яр.
Бар очраган авырлыкны җиңәр
Бу дөньяда безнең сөю бар.
Ычкындырма мине берүк, иркәм,
Булыйм әле һәрчак яныңда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда.
Ычкындырма мине кулларыңнан,
Булыйм әле һәрчак яныңда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда.
Ычкындырма, үтенепләр сорыйм:
Алып кайт син мине язларга.
Кышкы салкыннардан сакла, бәгърем,
Күңел мохтаҗ сөю–назларга.
Ычкындырма мине берүк, иркәм,
Булыйм әле һәрчак яныңда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда.
Ычкындырма мине кулларыңнан,
Булыйм әле һәрчак яныңда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда.
Сиңа булган керсез мәхәббәтем
Гомер буе яшәр җанымда…
