Көлмә язмыштан

Кеше язмышларын сөйләп-көлеп йөрмә,
Ходай булып хөкем сөрмә син.
Әйтер сүзең булса, әйтеп бирә бел дә
Артларыннан хурлап йөрмә син.

Кеше язмышлары, гомер агышлары
Еллар булып үтеп баралар.
Ходай Үзе белгән, кешеләргә бүлгән,
Язмыштан син көлеп карама.
Ходай Үзе белгән, кешеләргә бүлгән,
Язмыштан син көлеп карама.

Язмыш ялгышлары, хата сагышлары,
Изгене дә урап үтмәгән.
Кеше язмышыннан көлеп йөрсәң әгәр —
Бәла чорнар сине көтмәгән.

Кеше язмышлары, гомер агышлары
Еллар булып үтеп баралар.
Ходай Үзе белгән, кешеләргә бүлгән,
Язмыштан син көлеп карама.
Ходай Үзе белгән, кешеләргә бүлгән,
Язмыштан син көлеп карама.

Кеше язмышлары, гомер агышлары
Еллар булып үтеп баралар.
Ходай Үзе белгән, кешеләргә бүлгән,
Язмыштан син көлеп карама.
Ходай Үзе белгән, кешеләргә бүлгән,
Язмыштан син көлеп карама.

Ваша оценка: Нет Рейтинг: 5 (1 голос)
Бу җыр репертуарында бар
« »