Юллар үтәм (Сөю генә)

Сүтәм инде елда елларымны,
Үтәм инде борма юлларымны.
Сузам инде гомер җырларымны,
Сузам инде күңел кылларымны.

Калганнары була-бетә тора,
Калганнары килә-китә тора!
Сөю генә гомер үрләрендә,
Сөю генә күңел түрләрендә!

Өзәм инде, өзәм үзәгемне,
Аһ, белсәгез ничек түзгәнемне.
Түгәм инде булган көчләремне,
Сибәм инде тулган хисләремне.

Калганнары була-бетә тора,
Калганнары килә-китә тора!
Сөю генә гомер үрләрендә,
Сөю генә күңел түрләрендә!

Сөюмне генә туздырмадым,
Азып-тузып гомер уздырмадым!
Чәчмәгәннмен аны, түкмәгәнмен,
Тамчысын да исраф итмәгәнмен!

Калганнары була-бетә тора,
Калганнары килә-китә тора!
Сөю генә гомер үрләрендә,
Сөю генә күңел түрләрендә!

Голосов пока нет
Бу җыр , репертуарында бар
« »