Мәхәббәткә итмәгез хыянәт,
Төзәлмәслек яра салмагыз.
Кичерелмәс хаталарны ясап,
Авыр ялгызлыкка калмагыз.
Сөегез сез бердәнберегезне,
Сөегез сез сайлаганнарны.
Ялган сөюләрне өмет итеп,
Алыштырма сөйгән ярыңны.
Хәлең булмас суга сусаганда,
Сөйгәнең гел булыр яныңда.
Синең хыянәтне уйламыйча,
Йөгерер ул синең яныңа.
Сөегез сез бердәнберегезне,
Сөегез сез сайлаганнарны.
Ялган сөюләрне өмет итеп,
Алыштырма сөйгән ярыңны.
Сөйгәннәргә итмәгез хыянәт,
Вәгъдәләрне гомере саклагыз.
Бирелмәгез кинәт хисләргә сез,
Яратканны якка какмагыз.
Сөегез сез бердәнберегезне,
Сөегез сез сайлаганнарны.
Ялган сөюләрне өмет итеп,
Алыштырма сөйгән ярыңны.
Мәхәббәткә итмә хыянәт…
